Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Җәйге көпчәк кышка ярамый

Киләсе елның 1 нче январеннән кышын автомашиналарда җәйге тәгәрмәчләр белән йөрүне тыячаклар. Әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф күләме 500 сум итеп билгеләнгән. -Таможня союзы нигезендә, юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгәннән соң, кышкы резина көпчәкләрнең протектор тирәнлеге иң кимендә 4 мм булырга тиеш. Хәзер барлык төр көпчәкләр өчен рөхсәт ителгән тирәнлек...

Киләсе елның 1 нче январеннән кышын автомашиналарда җәйге тәгәрмәчләр белән йөрүне тыячаклар. Әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф күләме 500 сум итеп билгеләнгән.

-Таможня союзы нигезендә, юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгәннән соң, кышкы резина көпчәкләрнең протектор тирәнлеге иң кимендә 4 мм булырга тиеш. Хәзер барлык төр көпчәкләр өчен рөхсәт ителгән тирәнлек - 1,6 мм,- дип хәбәр итә районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин.
Белгечләр әйтүенчә, протекторлар өчен иң кулай тирәнлек - 8 мм. Көпчәк сырлары ашалган саен автомобильне кинәт туктату кыенлаша бара. Әгәр протектор тирәнлеге 6 ммга калса, тормоз юлы 20 процентка, 4 мм булса бер ярым тапкырга арта. Тәгәрмәч сырлары 2 мм.га гына кабарып торса, тормоз юлы 70 процентка күбәя.
Тимер тешле - тырнаклы көпчәкләрне исә җәен куярга ярамый. Моның өчен дә штраф сугарга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined