Солдат озатып кайтучы егетләр авария ясыйлар
Шушы көннәрдә Нурлат - Кузай юлында ике машина бәрелешә. Ярый әле бу авариядә барысы да сау - сәламәт кала, ә бит ахыры аяныч тәмамланырга да мөмкин иде, чөнки машина йөртүчеләрнең берсе исерек була. Яңа Элмәле егете бу көнне авылдашын армиягә озата. Чирмешәннән туры авылга кайтмыйча, дусты белән иртәнге сәгатьтә Аксубай...
Яңа Элмәле егете бу көнне авылдашын армиягә озата. Чирмешәннән туры авылга кайтмыйча, дусты белән иртәнге сәгатьтә Аксубай борылышындагы кибеткә барып, сыра ала. Аны эчеп, кабат руль артына утыра. Кайтып барганда, Иске Котыш авылы янында район үзәгенә баручы тагын ике егетне дә утырталар. Әмма ерак китә алмыйлар, салган килеш тиешле тизлекне, ике арадагы дистанцияне саклый алмаганга алдан баручы җиңел машинага килеп бәреләләр. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев