Казан гарнизон хәрби суды исерек килеш автотранспорт белән идарә иткән Күтәмә авылы кешесенә карата карар чыгарган.
Суд утырышына килмәсә дә, аның гаебе тулысынча исбатланган. Күтәмәдә яшәүче Артем Сидоровны 30 мең сум штрафка һәм 1 ел 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр.
Аны Күтәмә авылы урамында туктатканнар, аңарда исереклек билгеләре сизелгән. Тикшерү нәтиҗәләре машина йөртүченең аек булмаганлыгын раслаган.
Материалны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча
район комиссиясе бирде
Нет комментариев