Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә салмыш шоферларның машиналарын Нурлатка алып киткәннәр

Март аеның тәүге атнасында районда тагын ике якташыбыз руль артына исерек хәлдә утырганнар.

-Кара Чишмәдә олырак яшьтәге ир-атның автомашинасын  иртәнге тугызлар тирәсендә туктаттык. Аның йөртүчесе аек түгел иде. Ул бу гаебен танымаса да, җаваплылыктан котыла алмаячак. Лашманда да “ундүртле” машинасы йөртүчесенең  кичке буйда автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүе ачыкланды, - диде район автоинспекциясе инспекторы Аяз Гатиятов.

30шар мең сум штраф һәм автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы янавыннан тыш, әлеге райондашларыбызның автомашиналары Нурлат шәһәренә, штрафстоянкага озатылган, аның өчен дә түлисе була. Мәхрүм ителү срогы узгач, “праваны” имтихан тапшырып аласың, ниндидер финанс, юл чыгымнарын исәпкә алсаң, алкоголь куллану аларга ай-һай кыйммәткә төшә.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев