Чирмешәндә мәктәп автобусларын тикшерделәр
Татарстанда, шул исәптән безнең районда да 21–30 апрельдә «Автобус» дип аталган профилактика чарасы үтә.
Автоинспекторалар бу чорда пассажирлар, шулай ук балалар йөртә торган автобусларга контрольне көчәйтә. Районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәп автобусларын күз уңыннан үткәрде.

Аерым алганда, әлеге транспортларының техник халәтләре, транспорт чарасын идарә итү һәм эксплуатацияләү хокукына рөхсәт документларының булуы тикшерелде. Шулай ук шоферлар белән юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү хакында профилактик әңгәмә үткәрделәр.


Айрат Заһретдинов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев