Чирмешәндә ике җәяүле, бер машина йөртүче кагыйдә бозган
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә ике җәяүле, бер машина йөртүче кагыйдә бозган

Бүген, 30 июльдә, район үзәгендә оештырылган “Тоннель” операциясе барышында автоинспекторлар утыздан күбрәк автомашина туктатып тикшергәннәр.

-Чара сәгать ярым, иртәнге 6.30дан 8.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Анда ике җәяүленең  юлда йөрү кагыйдәләрен бозуы ачыкланды, бер машина йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган иде, - диде район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Сәйфетдинов.


Нет комментариев