Лицензиясе булмаган, теркәлмәгән килеш такси хезмәте күрсәтүче шоферлар аерым контрольгә алына.
18 июльдән 27 июльгә кадәр республикада «Такси» операциясе уза. Бу хакта район дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
-Операция барган чорда лицензиясе булмаган, теркәлмәгән килеш, закон бозып пассажирлар йөртүче, такси хезмәте күрсәтүче шоферлар аерым контрольгә алыначак. Шулай ук тикшерү барышында транспортларның техник торышына да игътибар итәбез, - диде район автоинспекциясе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Сәйфетдинов.
Нет комментариев