Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында Самарадан Ижевскига баручы автобус һәлакәткә тарыган

Самарадан Ижевскига баручы автобус безнең район территориясендә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, зыян күрүчеләр юк.

Төнлә, көчле яңгыр вакытында, ремонт бара торган юл участогында, Саминовка авылы янында машина йөртүче ялгыш башка юлдан китә һәм нәтиҗәдә 50 пассажир утырган автобус юл кырыена төшә һәм бер якка кырная.

Авария урынына тиз арада районның ГАИ бүлекчәсе ин- спекторлары килеп җиткән.

–Багаж бүлеген ача алмадык, кешеләр юлга чыккан киемнәре белән берара урамда басып торырга мәҗбүр булдылар, – диде районның ДАИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Сәйфетдинов. –Килеп җиткән “Ашыгыч ярдәм” машинасы пассажирларның бер өлешен Ульяновка авылындагы янгын частенә илтте. Юлчыларның бульдозеры ярдәмендә автобусны тартып чыгардык. Иртән ул, пассажирлары белән, юлын дәвам итә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев