Чирмешән районында «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы башлана
22 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр республика территориясендә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Кышкы каникул» чарасы узачак.
2025 елның узган 11 аенда республика юлларында теркәлгән 429 юл-транспорт һәлакәтендә 15 бала һәлак булган һәм 457се имгәнгән.
Якты көн кыскарган шартларда, шулай ук начар һава торышы аркасында килеп чыккан юл бәла-казаларына бәйле рәвештә, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны да игътибарлырак, саграк һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга өнди.
Кышкы каникул башлану сәбәпле, балалар күпләп йөри торган урыннарда балаларны автотранспортта йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү чаралары узачак.
Юлда йөрү кагыйдәләренә игътибар бирмәгән кечкенә җәяүлеләр дә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат, җәяүлеләр белән алга таба профилактик эшләү өчен, уку урыннары буенча тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев