Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында кыр кәҗәләрен машина бәрдергән

Ноябрь азагында бер йөк машинасы районыбыз юлында өч кыр кәҗәсен бәрдергән, хайваннар шунда үлгән. Әлеге хәл төнлә була.

Район автоинспекциясе бүлегеннән хәбәр итүләренчә, нефтьче оешмаларның берсенә караган  йөк машинасы  халык телендәге ”Күтәмә юл чатыннан” Күтәмә авылы уңаена 300  метрлап арырак урында, кичке 10 нчы яртыларда юлдагы кыр кәҗәләрен (косуля, өч баш) бәрдерә һәм  юл кырыена төшеп китә.

-Шуңа охшаш хәл җәен Урманасты Үтәмеш авылы янындарак теркәлгән иде, Анысында кыр кәҗәсен җиңел машина “эләктерде”. Ике очрак та караңгы вакытта булганлыктан, башка шартларны да тикшергәннән соң, машина йөртүчеләр гаепсез дип табылды, - ди район автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

Рәмис Рәсыйх улы әйтүенчә, элегрәк кыр кәҗәләре Чирмешәннән Яңа Элмәлегә бара торган  туры юлның нефтьчеләр базасы тирәсендә, Чирмешәннең Имәнлек (Дубрава) урманы янындарак, Күтәмә борылышына Чирмешән ягыннан килә торган уңайда, кыр юлыннан Кызыл Яр авылына кереп китә торган юл тирәсендәрәк, юл аркылы еш чыга торган булганнар. Анда бу хакта юл билгеләре дә куелган, әмма соңгы вакытта аларның “маршрутлары”  үзгәргән.

-Быел кәҗәләр алда аталган  йөк машинасы һәлакәткә очраган урында – Күтәмә борылышыннан арырак участокта һәм  Шентала районының Чирмешән янындагы Ясная Поляна авылы янында, посадкалар тирәсендә еш очрыйлар, - ди Рәмис Рәсыйх улы. – Әлеге хайваннар юлга чыгып, юлчылар сипкән тозны ялый, аларның төннәрен машина фарасына каршы йөгерә торган гадәтләре бар. Шуңа күрә караңгы вакытта бу төр һәлакәтләрне кисәтүе бик кыен.  Гади генә әйткәндә, киек хайваннарны бәрдерү очрагында көндез  машина йөртүче гаепле, төнлә гаепсез дип табылырга мөмкин. Ничек кенә булса да, машина йөртүчеләребез  юлларда сак йөрсеннәр иде, бигрәк тә караңгы вакытта, төннәрен.  

Рәмис Шәкүров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев