Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында юл һәлакәте: бер кеше үлгән

Чирмешән районында булган юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, дүрт кеше имгәнгән.

Район автоинспекциясе бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, 5 июль көнне  Чирмешән һәм  Самара өлкәсенең  Шентала районнары  белән чиктәш юлда ике автомашина бәрелешкән. Ни кызганыч, анда бер пассажир һәлак була.

-Кичке җиденче яртыларда “Мерседес-Бенц Аксор” йөк машинасы белән идарә итүче Самара өлкәсе кешесе су эчкәндә игътибарын югалтып, каршы як юлга чыга һәм каршысына килүче Лада-213100 (“Нива”) автомашинасын бәрдерә, - диде район автоинспекциясе бүлекчәсе  начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы  Радик Сәйфетдинов. –Нәтиҗәдә юл кырыена төшеп киткән җиңел автомашинаның арткы утыргычындагы пассажир - Казан шәһәре кешесе шунда ук һәлак була. “Нива”ның йөртүчесе һәм  өч пассажиры да тән җәрәхәтләре алган. Аларга шунда ук медицина ярдәме күрсәтелде, бәлага таручы әлеге ир-атлар больницага барудан баш тарттылар.

 Радик Сәйфетдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев