Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында ике КамАЗ бәрелешкән: имгәнүчеләр бар

Йөк машиналарының берсенең йөртүчесен һәм пассажирын район үзәк больницасына китергәннәр.

Районның ЮХИДИ  бүлегеннән әйтүләренчә, Ивашкино һәм Күтәмә авыллары арасындагы юлда, беренчел фаразлар буенча, Яңа Чишмә районы ягыннан килүче, медикаментлар төялгән КамАЗ йөртүчесе каршы як юлга чыга һәм Чирмешән ягыннан баручы КамАЗ автомашинасына килеп бәрелә. Бәрелү нәтиҗәсендә беренче КамАЗның будкасы ычкынып юлга ята. Шул ук машинаның йөртүчесе һәм пассажиры төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алганнар, шоферга медицина ярдәме күрсәтеп, аны больницадан чыгарганнар, ә пассажир район хастаханәсендә дәвалана.  Чирмешән ягыннан барган йөк машинасы йөртүчесенә зыян булмаган.

Рәмис Шәкүров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев