Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлында “Лада” автомашинасы йөртүче һәм пассажиры һәлак булган

Бүген Кузай-Нурлат юлының 400 нче километрында, халык телендәге Күтәмә юл чаты янында йөк машинасы һәм 12 нче модель “Лада” автомобиле бәрелешкән.

Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлеге буенча начальнигы урынбасары  Илнар Җиһаншин хәбәр итүенчә, юл һәлакәте нәтиҗәсенда җиңел автомашина йөртүчесенең һәм пассажирының (безнең район кешеләре) шунда ук гомерләре өзелгән.

Фаҗига урынындагы хәлне белергә район прокуроры Илдар Солтанов чыккан. Тикшерү бара.

Бәлага тарыган якташларыбызның туганнарының һәм якыннарының  олы хәсрәтләрен уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев