Чирмешән юлларында руль артына исерек килеш утырган өч йөртүче ачыкланган
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында руль артына исерек килеш утырган өч йөртүче ачыкланган

Быелның гыйнвар аенда район автоинспекторлары салмыш хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өч машина йөртүчене ачыклаган.

-Гомумән, бу айда юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 166 административ беркетмә төзелде. Шуларның сигезесе – каршы як полосага чыгу, 38е иминлек каешларын такмау белән бәйле. Участок уполномоченныйлары юлларда кагыйдә бозуларның 15 очрагын ачыклады, - ди район автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Радик Сәйфетдинов.

2026 елның беренче аенда район территориясендә 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның берсендә имгәнүче бар. Бәхеткә, һәлак булучылар юк.


Нет комментариев