Быелның тәүге ике аенда каршы юлга, полосага чыгу кагыйдәләрен бозу сәбәпле, республика юлларында 45 авария булган, аларда 21 кешенең гомере өзелгән, 75 кеше имгәнгән.
Бу коры саннар статистикасы гына түгел, ә кеше гомере, кемнәрнеңдер газизләрен югалту ачы хәсрәте. Шунлыктан 5 марттан 18 мартка кадәр Татарстанда, шул исәптән безнең районда да, “Каршы полоса” профилактик чарасы игълан ителде.
Исегезгә төшерәбез, кагыйдәләрне бозып, каршы юлга, полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы каралган. Кагыйдәне кабат бозган очракта – 1 елга кадәр.
Берничә минутлык вакытны янга калдыру өчен хәсрәтле булмыйк, кеше гомере белән уйнамыйк.
Нет комментариев