28 ноябрьдә район үзәгендә “Тоннель” профилактика операциясе үтте.
Район автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре ике сәгать эчендә 15 автомашина туктатып тикшергәннәр. Операция барышында юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның дүрт очрагы ачыкланган: куркынычсызлык каешын такмаучылар – бер, машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүче – бер, шулай ук автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисыннан башка һәм машина белән идарә итү таныклыгы булмаган кешегә транспорт чарасын тапшыруның берәр очрагы теркәлгән.
Нет комментариев