Чирмешән әти-әниләре юлда үрнәк булса, кышны бәла-казасыз үткәрербез
«Сак булыгыз: кышкы юл! Балаларны ничек сакларга?»
Кыш - йомшак кар, чанада шуу һәм күңел ачу гына түгел. Бу әле кыска көн, тайгак юллар, күз ачкысыз кар бураннар да. Кышкы уеннар һәм мәктәп юлы безнең балалар өчен куркынычсыз булсын өчен нәрсә эшләргә? Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов белән сөйләштек.
- Илнур Минсәгыйтович, кышын юлда балалар өчен төп куркыныч нәрсәгә бәйле?
-Алар берничә, һәм барысы да “сезонлы”. Беренчедән, бозлавык һәм кар көртләре. Бала машина юлында яки аның янында ук таеп егылырга мөмкин. Автомобильнең тормоз юлы кыш көне күп тапкырга арта, һәм аны йөртүче кинәт туктатып өлгермәскә мөмкин. Икенчедән, кышкы кием. Авыр өс киеме, башлыклар хәрәкәт итәргә комачаулый, күрү һәм ишетүне начарлата. Балалар машинаны күрмичә һәм сигналны да ишетмичә калырга мөмкин. Өченчедән, кар көртләре. Алар юлларны тарайта, шулай ук балалар өчен уен урыннарына әверелә. Әлеге кар өемнәре балаларны машина йөртүчедән һәм машина йөртүчене җәяүледән каплыйлар. Аның артыннан юлга килеп чыгу - бик куркыныч. Һәм, әлбәттә, иртә караңгы төшү. Тәүлекнең караңгы вакытында, өстәвенә кара киемнән булса, бала юлда бөтенләй күренми диярлек.
- Ата-аналар иң әүвәл нәрсә эшләргә тиеш?
- Күнегелгән мәктәп юлы кышын куркынычрак булуын аңларга кирәк. Аннан бала белән бергә тагын бер тапкыр узарга, куркыныч урыннар хакында әйтергә кирәк: «Менә монда тротуарны кар күмгән, халык машина юлына чыга – сак бул», «Монда машиналар тыкрыктан чыгалар, ә кар өеме артыннан алар күренми - тукта, яхшылап кара».
Икенчесе - яктылык кайтаргычлар. Рюкзакта гына түгел, алар ике кулда да, аякларда да, күкрәктә дә, аркада да булырга тиеш. Никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Өске киемне сайлаганда хәзер яктылыкны чагылдыра торган кушымчалы модельләргә өстенлек бирегез.
Өченчесе – әлбәттә, урамдагы кышкы уеннар. Таудан бары тик куркынычсыз, махсус билгеләнгән урыннарда гына шуарга кирәк, һич кенә дә юлга чыгарга ярамый. Балалар машина юлы янында уйнамасыннар иде.
- Ә машина йөртүчеләргә ни дияр идегез?
- Машина йөртүчеләрдән, бигрәк тә ата-аналардан игътибарлылык һәм дисциплина таләп ителә. Җәяүлеләр кичүләре, тукталышлар алдыннан, балалар учреждениеләре янында тизлекне алдан ук киметергә кирәк. Шуны истә тоту зарур, җылы башлык кигән бала сезне ишетмәскә, ә кар өеме артыннан күрмәскә дә мөмкин. Ишегалларында аеруча сак булыгыз. Һәм, әлбәттә, балаларны автомашина бары тик балалар креслосында гына йөртергә, үзеңә иминлек каешын эләктерергә кирәк. Кыш көне бу бик мөһим.
- Районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ниндидер профилактик чаралар планлаштырамы?
- Әлбәттә. Юл инспекторлары белән берлектә урам юлларының торышын тикшерү рейдлары үткәрәбез: карны вакытында җыештыру, юл билгеләрен һәм светофорларны чистарту – бу безнең турыдан-туры бурычыбыз. Мәктәпләрдә юл иминлеге буенча өстәмә дәресләр бара. Ләкин, иң мөһиме - ата-ана үзе үрнәк күрсәтергә тиеш, юлны ярамаган урында кичсә, аның баласын бернинди яктылык кайтаручылар да коткармаячак.
- Укучыларыбызга бу кышта сезнең төп теләгегез?
-Ашыкмаска. Руль артында да, тротуарда да. Юл буенда бала күрсәгез, туктагыз: аның таеп егылуы ихтимал, ул сезне күрми, йөгереп чыгарга да мөмкин. Ашыкмагыз. Балаларыбызның иминлеге - гаиләнең, мәктәпнең һәм бөтен җәмгыятьнең уртак бурычы. Әйдәгез кышны чын-чынлап бәла-казасыз һәм имин үткәрик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев