Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә аек булмаган хәлдә автомашина белән идарә иткән дүрт йөртүче ачыкланган

Март аенда район юлларында автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт машина йөртүче ачыкланган. Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, аларның берсе хатын-кыз.

Автоинспекторлар Якты Тау урамында төнге унберләрдә Ford Focus автомашинасын туктаталар. Аның шоферының, әлеге авылга Яр Чаллыдан кунакка кайткан ир-атның, алкоголь кулланганлыгы ачыклана. Ул үз гаебен таныган, алкотектор да организмында хәмер барлыгын күрсәткән.

Бәркәтә авылы янындарак юл һәлакәтенә тарыган ике автомашинаның берсендә йөртүчесе аек булмаган. Бәркәтә авылының әлеге кешесенә җәзаны суд хәл итәчәк.

Самара өлкәсенең Шентала районы чигендәрәк туктатылган йөк машинасы - “фура” шоферы да алкоголь кулланган. Моның өчен Башкортстан республикасы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Чирмешәннең Титов урамында туктатылган автомашина йөртүчесе – хатын-кыз да руль артына аек булмаган хәлдә утырган.

-Кагыйдә бозучыларга ел ярымнан ике елга кадәр срокка машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм ителү һәм 30ар мең сум күләмендә штраф җәзасы яный, - ди районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Сергей Барабашкин.    

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев