Чирмешән юлында “Тойота” йөк машинасын аударган
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлында “Тойота” йөк машинасын аударган

27 март көнне көндезге сәгать 2 ләр тирәсендә Кече Чегодай янындагы юл киселешендә юл – транспорт һәлакәте була.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников әйтүенчә, Лениногорск ягыннан Самарага баручы “Тойота” автомобилен йөртүче борылышта төп юлдан килүче “Мерседес” йөк машинасына юл бирми һәм аңа бәрелә.

Бәрелешү шул кадәр көчле булган, хәтта тортлар төягән йөк машинасы янга ауган. Бәхеткә, әлеге авариядә бер кешегә дә зыян килми.

Фото из архива

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев