Югары Чегодайдан Габдрахман абый Миңнекәев карлыган үсентеләрен гел яңарта
Ярминкәләр

Югары Чегодайдан Габдрахман абый Миңнекәев карлыган үсентеләрен гел яңарта

Чирмешәндә үткән ярминкәдән Габдрахман абый Миңнекәев ике төп карлыган үсентесе алып китте. -Эре, татлы була торган сорт бу, - ди гомер буе машина йөрткән, Байконурны төзешкән ветеран. - Бакчабызда алмагач, чия, миләш тә бар. Ярминкәгә еш киләм, үз машинам бар бит. Әхтәм абый Назыйровның да юлы уңды - чәчүлеккә орлык...

Чирмешәндә үткән ярминкәдән Габдрахман абый Миңнекәев ике төп карлыган үсентесе алып китте.


-Эре, татлы була торган сорт бу, - ди гомер буе машина йөрткән, Байконурны төзешкән ветеран. - Бакчабызда алмагач, чия, миләш тә бар. Ярминкәгә еш киләм, үз машинам бар бит.

Әхтәм абый Назыйровның да юлы уңды - чәчүлеккә орлык бәрәңгесе алды. Мондый бәрәңгене килосын 16 сумнан саттылар. Ә орлык суганы 130 сум тора.

Ульяновкадан берәү ай ярымлык дуңгыз балаларына 3 мең сум сорый.

Бу ярминкәдә килосын 65-70 сумга алма, 150-160ка - яңа өлгергән помидор, 250гә - кызыл тавыклар, шулай ук үсентеләр, балык, бозаулар, мал, кош-корт азыгы, ит һәм сөт эшләнмәләре, җиләк-җимеш, кием-салым да күп иде.

Әлкидән берәү артсыз урындыклар - табуреткалар алып килгән. Каен һәм нарат агачыннан эшләнгән әлеге ипле урындыклар 600 сум тора.


undefined

Нет комментариев