Кибеттә юк әйберне Чирмешәндәге ярминкәдә табып була
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәгә Мария Ефимова төсле кәбестә, керән, гөмбә, балан да алып килгән. Барысын да үз бакчаларында үстергәннәр.
-Монда 15 еллап киләм, товарымны урнаштырып кайтам, - ди Шентала районының Урманасты Андреевка авылында яшәүче ветеран. - Әле менә үзем дә тәмле, җимеш эчлек белән пешерелгән пирог алдым.
Түбән Чегодайдан 82 яшьлек Мөхтәсим бабай Шәйхетдинов да ярминкәләрне калдырмый диярлек.

-Акча булганда киләбез инде, - дип елмая озак еллар тракторда эшләгән, көтү дә көткән якташыбыз. -Аллага шөкер, исәнлегем бар, ялгыз яшәсәм дә, карчыгым юк шул, үгез һәм тана асрыйм, бакчада бәрәңге, чөгендер дә үстерәм. Әле менә монда бер яшь бозау булмасмы дип килдем, кайрак, ипи алдым да.

Ярминкәдә сыер ите (килосы 310-320 сум), дуңгыз ите (230 сум), казлар, бозаулар, яңа өлгергән кәбестә, бал, җиләк-җимеш, кием-салым, балык, башка тәм-том, үсентеләр, киемнәр, хәтта мәтрүшкә һәм миннек тә саттылар.
Автор фотолар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев