Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндәге ярминкәдә үгез бозау "почетта" иде

Район үзәгендә оештырылган узган атна ярминкәсендә чирмешәнлеләр Исаклы ипиен һәм пирогларны чират торып алдылар. Күршеләр бу базарга ике атнага бер килеп, байтак акча эшлиләр. Ярминкәдә балыкның да ниндие генә сатылмады - туңдырганы, тозлаганы, яңа гына тотылганы да. Алды халык әлеге тәмле ризыкны. Мал да күп иде. 4-5 айлык бозаулардан -...

Район үзәгендә оештырылган узган атна ярминкәсендә чирмешәнлеләр Исаклы ипиен һәм пирогларны чират торып алдылар. Күршеләр бу базарга ике атнага бер килеп, байтак акча эшлиләр.

Ярминкәдә балыкның да ниндие генә сатылмады - туңдырганы, тозлаганы, яңа гына тотылганы да. Алды халык әлеге тәмле ризыкны.
Мал да күп иде. 4-5 айлык бозаулардан - 23, 7-8 айлыклардан 28-29 мең сум сорадылар. Бүген яшь үгез бозаулар "почетта" икән, теше-тана бозауларга сорау зур түгел. Симертү өчен үгез бозау яхшы, билгеле, итне тиз җыя, тиз үсә.
Дөрес, фураж, печән җитмәүне сылтау итеп, элек малны күп асраучылар да итне ботлата алу ягында.
Кемнәргәдер тавык һәм чебиләр дә җитә. 240 сумлык, инде тернәкләнгән 3 айлык кызыл чебеш, вакыт тиз үтә, ике-өч айдан йомырка да сала башлый. Кибетнеке кибетнеке инде, үзеңнеке тәмлерәк бит. Шуңа күрә тавык һәм чебеш сатучылар байтак тауарларына хуҗа таптылар.
Бал, он, катнашазык, колбаса, сосиски, шпинат, май, җиләк-җимеш ише әйберләр дә бар иде ярминкәдә, кием-салым да саттылар. Берәү тегү машинасы ремонтлау хезмәтләре күрсәтә. Бүген алса, икенче ярминкәгә төзәтеп тә китерә. Төзелеш башлаучылар бер данәсен 45 сумнан керамзит блоклар да алгандыр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә

2
X