Чирмешән халкы балык ярата
Ярминкәләр

Чирмешән халкы балык ярата

Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә быел үстерелгән свежий кәбестә, бәрәңге, шулай ук бал, балык, үсентеләр, кием-салым, бозаулар, казлар, тавыклар, кош-корт ризыгы, сөт һәм ит ризыклары, һәм башка кирәк-ярак та саттылар. -Әлкидән свежий елга балыгы алып килдем, барысын да урнаштырдым. Чирмешән халкы балык ярата, - ди бездәге ярминкәдә еш булучы Рәмис...

Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә быел үстерелгән свежий кәбестә, бәрәңге, шулай ук бал, балык, үсентеләр, кием-салым, бозаулар, казлар, тавыклар, кош-корт ризыгы, сөт һәм ит ризыклары, һәм башка кирәк-ярак та саттылар.

-Әлкидән свежий елга балыгы алып килдем, барысын да урнаштырдым. Чирмешән халкы балык ярата, - ди бездәге ярминкәдә еш булучы Рәмис Гаязов.
Чирмешәннән Госман Гыйрфанов узган ярминкәдә колбаса алган булган, аны бик яратып ашаганнар!
Андый ризык күп монда, - ди ул. -Әнә балны сайлап алырга мөмкин. Свежий кәбестә дә бар.
Кәбестә дигәннән, аны Ивашкинода үстергәннәр. Яхшы товар икәне күренеп тора, шуңа да бу төр яшелчәне кирәксенүчеләр күп иде.

Чирмешән районы ярминкә үсентеләр

Нет комментариев