Чирмешәдәге ярминкәдә Туймәт бәрәңгесе саттылар
Чирмешәндә үткән ярминкәдә иртә өлгерешле бәрәңге дә саттылар. Туймәт бакчаларында үскән, зур чиләге 300 сум тора. Алалар үзе.
-Берничә банка бал саттым, уңыш начар түгел, - ди һәвәскәр умартачы, бакчачы Җәгъфәр Кәримов.

Бал сатучылар әллә ничәү. Татлы продукциянең өч литрлы банкадагысына уртача 1300 - 1500 сум сорыйлар.

Ярминкәдә корбанга сарыклар, помидор, карбыз, кавын, сарымсак, май, ит, кош-корт, мал ризыгы, мәктәп кирәк-яраклары да саттылар. Берәү дистәләгән төрле хушбуй, ислемайлар алырга кыстый. Иснәп китсәң дә ярый, аңа акча сорамыйлар.


Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев