Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«АЛМА» яшүсмерләр төркеме премьера тәкъдим итә

Җырның сүзләрен шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иҗат итте, композитор һәм аранжировка авторы — Риф Әхмәтов.

Бүген «АЛМА» төркеменең бишенче клибы дөнья күрде. «Дөнья — кояш» дип исемләнгән композициянең сүзләрен шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иҗат итте, композитор һәм аранжировка авторы — Риф Әхмәтов.

Проект «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Яңа җыр яшүсмерләрнең яшәү дәрте тулы бүгенгесе һәм киләчәге турында. «Дөнья — кояш» дип исемләнгән җырның исеме үк кояшның кешелек дөньясының төп көч һәм энергия чыганагы булуына ишарә ясый. Яшүсмерләр дөньясында исә ул күтәренке кәеф һәм илһам чыганагы бирүче тылсымлы көч буларак та гәүдәләнә. Клипта Аделина, Булат һәм Эмилия музыка уен коралларында уйный, табигатьтән һәм кояштан илһам алып, үз җырларын иҗат итә. Көзге табигатьнең матурлыгы һәм кояш җылысы музыка уен кораллары тавышы белән җанланып, яшьләрне иҗат итәргә чакыра, сәнгать дөньясына тарта.

«АЛМА» төркеменең яңа җыры һәр тыңлаучыны үзенең чиксез энергиясе һәм кояш җылысы белән баетыр дип ышанабыз», — ди оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев