Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Югары Чегодайда бильярд буенча авыл турниры узды

Югары Чегодайда авылдашлар үз араларыннан иң оста бильярдчыны ачыкладылар. Авыл мәчете бүләкләренә оештырылган ярыштан соң уенчыларны бәлешле табын да көтә иде.

Телефон ватсабындагы авылдашлар төркемендә ярышка өндәүне тиз эләктереп алган алар. Авыл мәдәният йортында узган бәйгегә 15ләп авылдаш – Югары Чегодайның үзендә торучылар һәм Чирмешәндә яшәүчеләр җыелды. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткән турнир бүләкләре -  төрле эш кораллары да кызыктырырлык бит.  Аның иң кыйммәтлесенә беренче урынны алган  Әсхәт Дәүләтшин ия булды, Рафик Биктаһиров - икенче, укытучы Хәким Мәссаров өченче урынга чыкты. Ахырдан барлык уенчыларны, табын көйләп, кайнар бәлеш белән сыйладылар.

-Оештыручыларга рәхмәт. Бик кызык булды. Мәдәният йортына да күптән кергәнебез юк иде, ремонттан соң бик матур ясаганнар, чиста, якты. Безнең егет чактагы клуб белән чагыштыра торган да түгел инде, - диделәр бәйгегә Чирмешәннән кайткан абыйлы-энеле Рифкать һәм  Рафик Биктаһировлар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев