Мөселман яшьләре арасында Баулыда узган районара волейбол ярышында Түбән Кәминкә авылы командасы җиңү яулап, кубок һәм бүләк алып кайтты.
Әлеге бәйгедә республикабызның көньяк-көнчыгыш төбәге вәкилләре: Баулы, Лениногорск, Бөгелмә, Урыссу бистәсе һәм безнең районның Түбән Кәминкә мәхәлләсе командалары көч сынашкан.
-Анда сигезәү катнаштык. Командабызда авыл яшьләре, эшчеләр, эшмәкәрләр, укытучылар, укучылар да бар. Мәктәп спорт залындагы даими шөгыльләнүләр файдалы булды: ярышта җиңүгә ирештек, термопот белән бүләкләндек, - ди команданың капитаны Рафис Әгъзамов.
Рафис Әгъзамов фотолары
Нет комментариев