Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чирмешәндәге спартакиадада җиңүчеләр Казанга барачак

Чирмешәндә узган “Өченче яшь” пенсионерлар спартакиадасында районның төрле авылларыннан 40ка якын кеше катнашты.

Быел әлеге чараны Бөек Җиңүңең 80 еллыгына багышладылар.

- Спортчылар йөгерү, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы, дартс һәм кул көрәштерү буенча көч сынаштылар. Универсаль спорт залында һәм Сабан туе стадионында узган әлеге чарада районның төрле авылларыннан командалар көч сынашты, барлыгы 40ка якын кеше, - диде районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина. 

 

Спартакиадада Лашман, Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә, Бәркәтә, Күтәмә, Ульяновка, Кармыш, Чирмешән авыларыннан, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатыннан да катнашучылар бар иде.

Җиңүчеләрне ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында билгеләделәр. Кайберәүләр икешәр спорт төрендә җиңү яулады. Аларга спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек медальләр, грамоталар һәм истәлек бүләкләре әзерләгәннәр иде.

Ир-егетләр арасында җиңүчеләр: Әнәс Хәкимов (армспорт),  Мингали Юнысов (дартс), Әхтәм Мусин (җиңел атлетика һәм өстәл теннисы), Рафыйк Гатин (пневматик мылтыктан ату); хатын-кызлар арасында: Фәридә Гатина (армспорт), Резеда Галиева (дартс), Светлана Әхтәмова (җиңел атлетика), Гөлсирә Шәрифуллина (өстәл теннисы), Флүзә Мисбахова (пневматик мылтыктан ату).

Спартакиаданың муниципаль этабында җиңүчеләр 3 июнь көнне Казанга барып, үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев