Чирмешәндә шахмат буенча үткән “Ак ладья” район турнирында 30лап шахматчы көч сынашты.
Мингата Шәйхетдинов Чирмешәнгә Башкортстаннан күченеп килгән. Бала чактан шахмат фигуралары йөртергә өйрәнгән 70 яшен тутыручы ир-ат заманында Башкортстанның Стәрлебаш районы чемпионы булган кеше.
-Шахматта түземлелек, логик фикер йөртү кирәк, - ди Мингата Мидхәт улы.
“Орион” яшьләр үзәгендәге әлеге шахмат ярышы башланыр алдыннан бәйгенең баш хөкемдары Шамил Сөнчәләев районда шахмат уены тарихында эз калдырган мәрхүм якташларыбызны: Ульяновкадан Петр Ивановны, Чирмешәннән Сәүбан Мотаһировны, Азат Талиповны, Фазыл Сабитовны, Лашманнан Гаяр Газыймҗановны, Әхтәм Михмановны искә алды.

-Алар төннәр буе уйнаучы көчле, фанат шахматчылар иде, - диде ул.
“Ак ладьяда” шахматчылар 5 төркемдә көч сынашты: физик мөмкинлекләре чикле ир-егетләр арасында Алексей Никонов (Ивашкино), 20 яшьтән 55 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында Ирина Федулова (Ульяновка), 55 яшьлек һәм аннан олырак хатын-кызлар арасында Римма Баянова (Әлмәт районы), 20 яшьтән 60 яшькә кадәрге ир-егетләрдән Фәрхать Сәмәрханов (Чирмешән) җиңү яулады.

60 яшьтән олырак ветеран шахматчыларыбыздан Самат Ризванов (Утыз Имән) бүгенге бәйгедә өстенлекне бирмәде. Чирмешәннән Михаил Абравников – икенче, Яңа Элмәледән Анатолий Иванов – өченче, Чирмешәннән Мингата Шәйхетдинов дүртенче урынга чыкты.
Җиңүчеләргә район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
20 июль – Халыкара шахмат көне. Бөтендөнья шахмат федерациясе инициативасы белән ул 1966 елдан билгеләп үтелә.
Марат Гомәров фотолары
ФОТОРЕПОРТАЖ
Нет комментариев