Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә волейбол буенча чемпионат җиңүчеләре акчалата бүләк алды

Волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр командалары арасындагы җиңүчеләре ачыкланды. Җиңүче кубогы һәм чемпионга дигән бүләк - 15 мең сум акча быел Күтәмә авылына китте.

Авыл җирлекләре, оешмалар, предприятиеләр вәкилләре катнашындагы традицион чемпионатта быел ир-егетләрдән 18 команда көч сынашты. Аларның уеннары көзен башланып, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә төгәлләнде. Соңгы, хәлиткеч финал уеннарында  Күтәмә авыл җирлеге егетләре оста уен күрсәтеп, төп приз - 15 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булдылар,  икенче урынга чыккан чирмешәнлеләрне - 10 мең, өченче булган ульяновкалыларны 5 мең сум акча белән бүләкләделәр. Чемпионатта Утыз Имән егетләре командасы да көндәшләре өчен “каты чикләвек” иде.

Ә хатын-кызлар арасында финал уеннары  6 мартка билгеләнгән. Бәйгедә катнашкан 12 команда арасыннан алтысы финалда ярыша. Анда Чирмешән, Яңа Элмәле, Ивашкино, Шешминка авыл җирлекләре командалары, район башкарма комитетының “Девчата” һам район үзәк больницасы командалары кызлары туп сугачак.

фото: Айнур Заһитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев