Спорт

Чирмешән укучылары ГТО нормалары тапшыра

Кадет мәктәп - интернатында ГТО нормаларын тапшыру буенча көзге сессия узды. Биредә белем алучы 150 укучы 60, 100 метрга, 1,5 километрга йөгерү һәм урыннан озынлыкка сикерү буенча зачет тапшырды. -Минемчә, ГТО нормаларын мәктәп программасына кертү - дөрес карар, ул балаларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән, - ди кадет мәктәбе укытучысы Петр Захаров....

Кадет мәктәп - интернатында ГТО нормаларын тапшыру буенча көзге сессия узды.

Биредә белем алучы 150 укучы 60, 100 метрга, 1,5 километрга йөгерү һәм урыннан озынлыкка сикерү буенча зачет тапшырды.
-Минемчә, ГТО нормаларын мәктәп программасына кертү - дөрес карар, ул балаларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән, - ди кадет мәктәбе укытучысы Петр Захаров. - Гомумән, безнең мәктәптә спортка зур игътибар бирелә. Укучылар төрле спорт секцияләрендә бик теләп шөгыльләнәләр. Мини футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, чаңгыда йөгерү түгәрәкләре эшли.
Сүз уңаеннан, ГТО - хезмәткә һәм оборонага әзер (Готов к труду и обороне) дигәнне аңлата. Ул Советлар Союзы чорында 1931 елда ук гамәлгә кертелгән булган. ГТО нормалары төрләренә килгәндә, мәҗбүриләре дә, сайлап алу мөмкинлеге булганнары да бар.

Автор фотолары.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы ГТО нормалары

Нет комментариев