Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән мәчетендә шахмат уйнадылар

Бу көнне малайлар һәм бабайлар да шахмат такталары артына утырды. Мондый ярышны беренче генә тапкыр үткәрсәләр дә, ул җитди көрәштә узды. Бәйрәмгә Кара Чишмәдән 6 яшьлек Рәмиз Вәлиев та килгән. Ул иң кечкенәләр арасында икенче булды. Остарыр әле, Югары Кәминкәдәге бабасы Шамил Мөхәммәтҗанов заманында районда иң көчле шахматчыларның берсе иде....

Бу көнне малайлар һәм бабайлар да шахмат такталары артына утырды. Мондый ярышны беренче генә тапкыр үткәрсәләр дә, ул җитди көрәштә узды.

Бәйрәмгә Кара Чишмәдән 6 яшьлек Рәмиз Вәлиев та килгән. Ул иң кечкенәләр арасында икенче булды. Остарыр әле, Югары Кәминкәдәге бабасы Шамил Мөхәммәтҗанов заманында районда иң көчле шахматчыларның берсе иде.
-Рәмизне үзем өйрәттем, инде мине дә ота башлады, - дип көлә әтисе - авыл мәчете имамы Рөстәм Вәлиев.
Иң яшь шахматчылардан Булат Могыйзов җиңде. Дөрес, аның көндәше дә берәү генә иде.
Солтан абый Хәлиуллин Аксубайдан ук килгән оныгы - 7нче класс укучысы Данир Сәхабетдинов өчен көч бирде. Данир яхшы уен күрсәтте, 6-11 класс укучылары төркемендә өченче булды. Биредә Чирмешәннән Илгизәр Идрисов - беренче, Булат Әхтәмов - икенче.
Өлкәннәр арасында Урманасты Үтәмештән Марат Уразбаев иң күп очко җыйды.
-Яшьләрнең, хәтта бабайларның да болай уйнавын хуплыйм, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйр Миншин. - Спорт кешене бөтен яктан чыныктыра, уйлау сәләтен арттыра, сабыр булырга өйрәтә.
-Гомумән, районда шахмат уены нык популярлаша, аның дәрәҗәсе арта бара, - ди мәчеттә узган ярышның хөкемдары Шамил Сөнчәләев.
Чирмешән мәчете имамы Рәмил Ибраһимов әйтүенчә, шахмат буенча бәйгеләрне киләчәктә дә оештырырга ниятләре бар. Җиңүчеләрне бүләкләргә, бүгенге кебек төшке аш көйләргә мәчетнең мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мәчетендә шахмат ярышлары