Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районында тхэквондо осталары ярышты

Район үзәгенең универсаль спорт залында 150ләп тхэквондо көрәше осталары катнашты. Анда Казан, Әлмәт шәһәрләреннән, Биектау районыннан килгән һәм үзебезнең чирмешәнле яшь спортчылар көч сынашты.

Әлеге ярыш “Татнефть” ярдәме белән Чирмешән Кубогына оештырылды. Моңа кадәр яшь тхэквондочылар бездә бер атналык җыеннарда тренировкалар үткәрделәр.

БЕЛЕШМӘ:

Тхэквондо – Кореяда барлыкка килгән сугыш, көрәш алымы. Әүвәл бу спорт хәрбиләр өчен эшләнгән, аннан соң ул милли спорт төренә әверелеп, олимпиада ярышларына кертелгән. Тхэквондо бигрәк тә мәктәп укучылары, студентлар арасында популяр.

Тхэквондо кытай теленнән өч өлештән тора: Тхэ – аяк; квон – йодрык; до – юл. Ягъни, гади генә әйткәндә, тхэквондо – аяклар һәм йодрыклар белән ярышу, көч сынашу алымы.

Бәйгенең яшь спортчыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов һәм ИТФ Халыкара тхэквондо федерациясенең Татарстан Республикасындагы президенты Илнур Зиннуров сәламләде.

-Быел без республикада, шул исәптән Чирмешән районында да, тхэквондо спортын үстерү өчен “Татнефть” җәмгыяте грантын оттык. Шушы акчаларга сезнең районда да бу спортны популярлаштыру өчен җиһазлар алабыз һәм район үзәгенең лицей базасында команда туплыйбыз. Җиһазларны әлеге уку йортының кече спорт залында урнаштыру планлаштырыла, - диде Илнур Фоат улы.

Тхэквондо федерациясе вәкилләре әйтүенчә, Чирмешән районында 150ләп баланы, яшүсмерне тхэквондога җәлеп итү ниятләнә. Моның өчен үз тренерыбыз да бар. Балалар белән, студент елларында шушы спорт белән шөгыльләнгән Чирмешән лицее директоры, Марат Могыйзов эшләячәк.

-90 нчы еллар башларында тхэквондо – безнең өчен ят спорт төре иде. Мин Казандагы тулай торагыбыз янәшәсендәге УНИКС спорт залында оештырылган тхэквондо секциясендә дүрт ел шөгыльләндем. Ул үзеңдә ихтыяр көче, дисциплина, физик чыдамлылык тәрбияли торган спорт. Әлбәттә инде үз-үзеңне саклау чарасы да.

Район башлыгы Рамил Айбатов Россия Тхэквондо Федерациясе (ИТФ) президиумы әгъзасы. Шунлыктан бу спорт төренең бездә популярлашуына шик юк.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев