ЖЕЛЕЛЫ ТАВЫК РУЛЕТЫ
Сезнең өчен, хатын-кызлар

ЖЕЛЕЛЫ ТАВЫК РУЛЕТЫ

Рулет өчен: * сөягеннән аерылган 600 г тавык боты яки түше; * 1 чәй кашыгы аджика; * 30 г желатин; * 2 теш сарымсак.

Тавыкны турыйбыз. Өстенә аджика, желатин, тоз, борыч, вак итеп туралган сарымсак салып болгатабыз һәм сок яки сөттән бушаган кәгазь тартмага тутырабыз. Тартманың авызын ябып куябыз.

Тирән савытка су салабыз да утка куябыз. Тавыклы тартманы савыт эченә утыртабыз. Су кайнап чыккач, талгын утта 1 сәгать чамасы пешерәбез. Аннары тартманы бераз суытабыз да, 3-4 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. 

Соңыннан тартманы җайлап кына кисәбез һәм килеп чыккан рулетны телемнәргә бүлеп, өстәлгә яшелчәләр белән бизәп куябыз.

syuyumbike.ru

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев