10 минутта телемләп скумбрия тозлау рецепты
Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Лилия Мортазина социаль челтәрдәге сәхифәсендә бик тәмле тозлы скумбрия рецепты белән уртаклаша.
«10 минутта эшләнә. Ясап ашагыз, бик тәмле», – дип яза хуҗабикә.
2 -3 скумбрияне (3 уртача скумбрия булды) 1,5 см калынлыкта кисеп 1,5 литрлы банкага салырга һәм өстенә суынган тозлык агызарга.
Тозлык өчен: 0,5 литр су, 3 дәфнә (лавр) яфрагы, 10 түгәрәк борыч, 3 канәфер, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы.
Тозлыкны 2 минут кәстрүль капкачын каплап кайнатырга һәм, суынгач, балык өстенә салырга.
«Майлы балык сайлап алырга тырышыгыгыз. Аны туң килеш киссәң матур, тигез киселә. Эчен алгач салкын су белән чайкатырга. Кара пленкасы була эчендә – аны салфетка белән булса да сөртеп алырга», – дип киңәш итә ул.
Тозлык салынган банканы, капрон капкач белән каплап, 2 көнгә суыткычка куярга .
Банка эченә берәр капрон капкач салып куярга була, ул балыкларны тозлык каплап бетерсен өчен эшләнелә.
Лилия Мортазина рецепты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев