Чирмешән больницасына “Ашыгыч ярдәм» автомобиле бирделәр
Сәламәтлек

Чирмешән больницасына “Ашыгыч ярдәм» автомобиле бирделәр

Район үзәк больницасына шундый яңа автомашина кайткан.

Автомобиль заманча медицина җайланмасы белән җиһазландырылган һәм авыруларны күчереп йөртүгә, хәлләрен мониторинглауга, хастаханәгә салыр алдыннан интенсив терапия уздыруга табиблар (фельдшерлар) бригадасы  көче белән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән.

- Безнең төп бурыч - авыру янына тиз арада барып җитеп, аңа сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү. Мондый транс­портның булуы медицина ярдә­менең сыйфатын  яхшыртып кына калмый, ә хез­мәт­кәрләргә дә уңайлы эш шарт­лары тудыра, - ди үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина.

Фото: Лилия Муртазина.


Нет комментариев