Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән районында волейбол буенча чемпионатка йомгак ясадылар
Хатын-кызлар арасында волейбол буенча район чемпионатының төп призы - 20 мең сумлык сертификат һәм җиңүче кубогы Күтәмә авыл җирлеге командасына китте.
-
Түбән Кәминкәнең волейбол командасы Баулыдан кыйммәтле бүләк алып кайтты
Мөселман яшьләре арасында Баулыда узган районара волейбол ярышында Түбән Кәминкә авылы командасы җиңү яулап, кубок һәм бүләк алып кайтты.
-
Ивашкино кызы Саранскидан көмеш медаль яулап кайтты
Ивашкино мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Вера Мадикова Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә бокс буенча узган зур бәйгедә көмеш медальгә ия булды.
-
Чирмешәндә узган чаңгы ярышында 364 кеше катнашты
Чирмешәннең “Сабантуй” паркында “Россия чаңгы юлы - 2023” Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында “Татарстан чаңгы юлы-2023” район массакүләм чаңгы ярышлары узды.
-
Чирмешәнлеләр, “Җиде тирәк” сезне көтә
11 февральдә, шимбә көнне, район үзәгенең “Сабантуй” стадионында чаңгы ярышлары узачак.
-
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Анастасия Гуслякова йөзү буенча район рекордын яңартты
Лашман мәктәбендә узган йөзү ярышларында Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Анастасия Гуслякова йөзү буенча район рекордын яңартты, абсолют җиңүче булды. Ул 50 метрлы дистанцияне, аркада йөзеп, 40,67 секундта үтте.
-
Лашман көрәшчесе Питрәчтә узган республика турнирында җиңгән
Лашман мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Реваль Шәрифуллин Питрәчтә узган зур бәйгедән җиңү яулап кайтты.
-
Чирмешәндә чаңгы ярышлары узды
“Сабантуй” стадионында узган “Хезмәткә һәм оборонага әзер” кышкы фестивальнең беренче этабында 189 кеше катнашты, алар чаңгы ярышларында көч сынаштылар.
-
Казан үзенчәлекле спортчыларны җыя
21-27 гыйнварда Казанда “Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары” узачак.
-
Чирмешәндә кар өстендә туп суктылар
Район үзәгендәге мондый ярыш беренче тапкыр үткәрелде, әлегә кадәр кар өстендә волейбол уйнаганнары юк иде.
-
Ивашкино кызлары бокс чемпионатында җиңгәннәр
Тренер Николай Емельянов шәкертләре зур бәйгедә сыналды.
-
Чирмешән егетләре чуваш көрәшендә дә танылдылар
Татар-башкорт көрәше буенча Чистайда узган ярышта Сергей Мещев беренче урын яулады. Аграр техникумда белем алучы якташыбыз анда 60 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышты.
-
Чирмешән командасы муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында дүртенче урында
Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында узган ярышларда безнең район командасы йөзү һәм бадминтон буенча финал уеннарында икенче урыннарны яулады.
-
Ульяновка мәктәбендә пневматик мылтыктан ату буенча ярышканнар
Ульяновка урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ольга Ефремова мылтыктан ату буенча ярышта 36 очко җыйган.
-
Ульяновка мәктәбе укучылары спортта гел алдынгылар
Агымдагы уку елында да Ульяновка мәктәбе командасы мини-футбол буенча районда беренче урын яулаган.