Чирмешәнлеләр, “Җиде тирәк” сезне көтә
Спорт

Чирмешәнлеләр, “Җиде тирәк” сезне көтә

11 февральдә, шимбә көнне, район үзәгенең “Сабантуй” стадионында чаңгы ярышлары узачак.

Район башкарма комитетының  яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенннән хәбәр итүләренчә, “Татарстан чаңгы юлы - 2023” кысаларындагы әлеге бәйгедә 7 яшьтән башлап, 60 һәм аннан да олырак чаңгычылар катнашачак.

Иң кыска дистанция - 500 метр, иң озыны - 3 километр. Стадионның “Җиде тирәк” чаңгы базасында оештырылачак ярышта катнашучыларны теркәү сәгать 8дә, тантаналы ачылыш 9.30да башлана. Узышларга сәгать 10да старт биреләчәк. Җиңүчеләрне  грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән сөендерәчәкләр.

+7

Кадыйр Гомәров фотосы


Нет комментариев