Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә кар өстендә туп суктылар

Район үзәгендәге мондый ярыш беренче тапкыр үткәрелде, әлегә кадәр кар өстендә волейбол уйнаганнары юк иде.

Күл буенда өчәр кеше составында ике команда ярышты. Чирмешән яшьләре һәм кунаклар 15 градус салкында тирләп-пешеп туп сугудан ләззәтләнделәр. Аларның һәркайсына бүләк әзерләгәннәр.

- Бу көннәрдә башка ярышлар да оештырабыз, - ди спорт мәктәбе директоры урынбасары Татьяна Герасимова.

Яңа ел каникулларында чаңгычылар да актив. Алар өчен шул ук күл буенда чаңгы эстафетасы узды.

-Барыбызны да чипсы һәм башка тәм-томнар белән бүләкләделәр, - ди 5 нче сыйныф укучысы Александр Захаров. – Чаңгыларны мәктәптән алдык, аларны майлап ук бирделәр, шуңа яхшы шуалар.

Александр кебек үк, Матвей Темников та бу көннәрдә чаңгы юлына еш чыга. Бүгенге ярышка Чирмешәннең Амур ягыннан килгәннәр.

- Саф һавада бик рәхәт, бер дә арытмый, - диләр спорт белән актив шөгыльләнүче егетләр.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев