Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районында волейбол буенча чемпионатка йомгак ясадылар

Хатын-кызлар арасында волейбол буенча район чемпионатының төп призы - 20 мең сумлык сертификат һәм җиңүче кубогы Күтәмә авыл җирлеге командасына китте.

Чемпионатта катнашкан 7 команда (Ивашкино, Шешминка, Күтәмә, Яңа Элмәле, Ульяновка авыл җирлекләре, спорт мәктәбе, педагогларның җыелма командасы) арасында иң көчле волейболчылар билгеләнде.

 Күтәмәлеләргә тиңнәр булмады, алар беренче урында. Ивашкино авыл җирлеге командасы алардан беразга гына калышып икенче урын алды, бу командага 15 мең сум күләмендә сертификат бүләк иттеләр. Өченче урын алган Чирмешән авылы педагогларының җыелма командасы - 10 мең сумлык сертификат иясе.

-Шешминка командасыннан Юлия Кириллова – иң яхшы уенчы, Ивашкинодан Татьяна Апалаева иң яхшы һөҗүмче булып танылдылар. Педагоглар командасыннан Флера Рәхимҗанова үзен иң яхшы бәйләүче (связующий) буларак күрсәтте, – диде район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ольга Галеева.

Ир-атлар арасында волейбол буенча көч сынашкан 12 команда арасында район башкарма комитеты уенчылары иң осталар булып танылдылар, алар – беренче. ВК-Z (Чирмешән яшьләре) командасы – икенче, БИО-АГРО спортчылары өченче урында.

фото

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев