Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чирмешәндә узган чаңгы ярышында 364 кеше катнашты

Чирмешәннең “Сабантуй” паркында “Россия чаңгы юлы - 2023” Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында “Татарстан чаңгы юлы-2023” район массакүләм чаңгы ярышлары узды.

Районда әлеге 41 нче ачык Бөтенроссия чаңгы ярышларында 364 кеше чаңгыга басты. Алар арасында иң яшь чаңгычы Игорь Зубовка (Шешминка авылы) җиде яшь. Шентала районыннан 74 яшьлек Геннадий Епифанцев та сынатмады.

Шенталадан Геннадий Епифанцев ярышларга тормыш иптәше белән килгән.

-Мин беренче сыйныфта укыганда чаңгыга бастым. Әле дә исемдә, ике метрлы чаңгылар белән (башкасы юк) биек таудан да курыкмыйча шуа идем, - диде бер вакытта да райондагы чаңгы ярышларын калдырмаган спортчы. – Мин һәр көнне чаңгыга басам, ун километр йөреп кайтам, хатыным биш километрлап ара үтә. Җәен чаңгыны велосипедка алмаштырам.

-Ярышта катнашучылар төрле яшь категорияләре буенча, бер километрдан өч километрга кадәр арада, 18 төркемдә стартка бастылар. Быел чаңгычыларның үткән елгыдан 140ка күп булуы куанычлы. Йөгерешләр хезмәткә һәм оборонага әзерлек (ГТО) нормативлары нигезендә оештырылды, - диде район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ольга Галеева. – Иң җитез спортчыларга Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырдык. Иң яшь һәм иң олы чаңгычылар да бүләксез калмады.

Бу көнне чаңгыга баскан якташларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов сәламләде һәм бүләкләр тапшырды.

Чаңгычылар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

2011 нче елда туган һәм яшьрәк малайлар:

1 урын - Маковкин Роман (Иске Элмәле урта мәктәбе)

2 урын - Алкаев Алексей (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты)

3 урын – Захаров Александр (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты)

Кызлар арасында:

1 урын - Будяшкина Дарья (Ульяновка урта мәктәбе)

2 урын - Хмелева Вера (Ивашкино урта мәктәбе)

3 урын - Емельянова Анастасия (Ивашкино урта мәктәбе)

 

2009-2010 елларда туган малайлар:

1 урын – Фомин Александр (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты)

2 урын - Сиякин Клим (Ульяновка урта мәктәбе)

3 урын - Фомин Артем (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты)

Кызлар арасында:

1 урын - Алексеева Олеся (Ульяновка урта мәктәбе)

2 урын - Андреева Раиса – (Ивашкино урта мәктәбе)

3 урын - Севастьянова Татьяна (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты)

 

2008-2007 елларда туган малайлар:

1 урын - Тарасов Тимофей (Ульяновка урта мәктәбе)

2 урын - Мадиков Павел

3 урын - Фомин Сергей

Кызлар арасында:

1 урын – Егорова Ксения (Ульяновка урта мәктәбе)

2 урын – Маковкина Наталия (Иске Элмәле урта мәктәбе)

3 урын - Желткова Виктория (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты)

 

2006-2005 елларда туган яшүсмерләр:

1 урын - Гаврилов Руслан (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты)

2 урын - Горбунов Михаил (Ульяновка урта мәктәбе)

3 урын - Мәгъсумов Рәзил (Ульяновка урта мәктәбе)

Кызлар арасында:

1 урын - Бурганина Юлия (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты)

2 урын – Михеева Камилла (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты)

3 урын - Павлова Арина (Ульяновка урта мәктәбе)

 

18-29 яшьлек ир-егетләр арасында:

1 урын - Иванов Виктор (Ульяновка авыл җирлеге)

2 урын - Рыбкин Евгений (Ульяновка авыл җирлеге)

3 урын - Калмыков Михаил (Ивашкино авыл җирлеге)

Хатын-кызлар арасында:

1 урын - Кашина Кристина (Ульяновка урта мәктәбе)

2 урын - Мостафина Розалина (район полиция бүлекчәсе)

3 урын - Гатина Зәринә (Кармыш авылы җирлеге)

 

30-39 яшьлек ар-атлар арасында:

1 урын - Ефимов Сергей (Әккәрәй урта мәктәбе)

2 урын – Шәрифуллин Фәнил (Чирмешән аграр техникумы)

3 урын - Җиһаншин Радик (“Каенкай” балалар бакчасы)

Хатын-кызлар арасында:

1 урын - Утриванова Алевтина (Ивашкино урта мәктәбе)

2 урын – Плотнткова Дарья (район үзәк больницасы)

3 урын - Рыбкина Екатерина (1 нче Чирмешән мәктәбе)

 

40-49 яшьлек ир-атлар арасында:

1 урын - Захаров Петр (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты)

2 урын – Зубов Сергей (Шешминка урта мәктәбе)

3 урын - Герасимов Сергей (МЧС)

Хатын-кызлар арасында:

1 урын - Калесникова Марина (Иске Элмәле урта мәктәбе)

2 урын - Ногманова Фирдәвес (“ Әкият” балалар бакчасы)

3 урын - Кәбирова Лилия (район үзәк больницасы)

 

50-59 яшьлек ир-атлар арасында:

1 урын - Иванов Венямин (Ивашкино авыл җирлеге)

2 урын – Прокопьев Валентин (Ульяновка авыл җирлеге)

3 урын - Рыбкин Петр (Ульяновка авыл җирлеге)

Хатын-кызлар арасында:

1 урын - Шерматова Татьяна (Иске Элмәле авыл җирлеге)

2 урын - Ермолаева Ирина (Ульяновка авыл җирлеге)

3 урын - Латыйпова Ирина (район полиция бүлекчәсе)

 

60 яшь һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында:

1 урын - Мәссаров Хәким (Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты)

2 урын - Закиров Сәгыйть (Чирмешән авыл җирлеге)

3 урын - Әхтәмов Рәфыйк (Иске Үтәмеш урта мәктәбе)

Хатын-кызлар арасында:

1 урын - Батыршина Миләүшә (район Советы)

2 урын – Еландаева Татьяна (Чирмешән)

3 урын - Портнова Юлия (Чирмешән)

 

Иң өлкән чаңгычы Епифанцев Геннадий (Шентала)

Иң яшь чаңгычы Зубов Игорь (Шешминка)

Ярыш нәтиҗәләреннән күренгәнчә бүләкләрнең күпчелеге Ульяновка, Иске Элмәле, Ивашкино авылларына китте, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары арасында да бүләкләнүчеләр аз булмады.

фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев