Шахмат буенча Аксубайда үткән турнирда безнең район командасы өченче урын яулаган.
Виталий Тимирясов истәлегенә оештырылган әлеге бәйгедә алты команда катнашкан. Командалардан аксубайлылар - беренче, чистайлар икенче урында.
Аерым уенчылардан, райондашларыбыз: Шамил Сөнчәләев 60 яшьтән өлкәрәк ир-атлар төркемендә – өченче, ә Римма Баянова хатын-кызлардан беренче булганнар.
Чирмешән лицееннан Илүсә Шәрифуллина – 1-6 сыйныфларда укучылар арасында - беренче, Яңа Элмәледән Мария Сергеева 9-11 сыйныфларда укучылар төркемендә икенче урыннарда.
фото: Кадрия Гамирова
Нет комментариев