Чирмешән районының Күтәмә авылы егетләре – оста волейболчылар
Спорт

Чирмешән районының Күтәмә авылы егетләре – оста волейболчылар

Районда иң оста волейбол уйнаучы ир-егетләр командасы ачыкланды.

Күтәмә авыл җирлеге командысы – беренче, алар 25 мең сумга ия булдылар. Икенче урын алган Электр челтәрләре командасына – 20 мең, алардан бераз гына калышып, өченчегә чыккан түбәнкәминкәлеләргә – 15 мең, дүртенче урын ияләре – район үзәк больницасы командасына 10 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Район чемпионатында 17 команда катнашты.  Җиңүчеләргә кубок, грамоталар һәм акчалата премияләр бирделәр.

Бу көннәрдә бәйге хатын-кызлар арасында дәвам итә.


Нет комментариев