Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә чаңгычылар ярышты
Чирмешәндә узган “Россия чаңгы юлы – 2022” ярышларында 200дән артык спорт сөюче көч сынашты. Бу көнне өстән явып торган кар да чаңгычыларның кәефен төшермәде.
-
“Сабантуй” стадионында чаңгы ярышлары узачак
Ярышлар якшәмбе көнне, 20 февральдә “Сабантуй” стадионының “Җиде тополь” модульле чаңгы базасында узачак.
-
Күрәселәр бар әле. Камилә Вәлиевага рөхсәт бирделәр, ә тикшерү әле бетмәде
Пекиндагы Кышкы Олимпия уеннары ахырына якынлаша. Бу ярышлар Россия җыелма командасы өчен уңышлы да, борчулы булып истә калыр, мөгаен. Безнекеләргә ярышта гына түгел, медаль өчен киңәшмәләр бүлмәсендә дә көрәшергә туры килә. Бәхәс әле дәвам итәчәк.
-
Чирмешән шахматчыларын шоколад белән сыйладылар
Чирмешәндә узган шахмат турнирын оештыручылар җиңүчеләргә бүләккә шоколадларга кадәр әзерләгән. Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган бәйгедә унбишләп яшь шахматчы катнашты.
-
Түбән Кәминкә командасы – киез итекле хоккей җиңүчесе
Яңа ел каникулларында һәркем үзенә якын шөгыль тапты. Чирмешән районы мөхтәсибәте һәм мөхтәсибәт каршында оешкан “Нур” хәйрия фонды, әйтик, быел да киез итекле хоккей бәйгесе оештырды. Бу районда быелгы спорт уеннарының беренчесе булгандыр.
-
Чирмешәннең яшь хоккейчылары Республика финалында уйнаячак
"Юбилейный" Боз спорт сараенда “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия ярышлары республика этабының төбәк уеннары узды. Иң сөендергәне - чирмешәнлеләр финалга узды.
-
Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионнары бәйрәмнәрдә билгеле булачак
Районда волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр арасында иң көчлеләре ачыклана, ярымфиналга узган командалар мәгълүм дә. Хатын-кызлар исә киләсе елда көч сынаша башлый.
-
Ивашкино кызы бокс буенча Татарстан беренчелегендә җиңгән
Казанда яшүсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге ярышларында Валентина Емельянова 2004-2005нче елларда туган кызлар арасында беренче урынны яулаган.
-
“Корыч ябалаклар” баулылыларны җиңде
Чирмешәннең “Корыч ябалаклар” командасы Баулының “Девон” командасын 12:1 исәбенә отты.
-
Лашман көрәшчеләре ике кубок алып кайтты
Лашман урта мәктәбенең ике укучысы милли көрәш буенча Әлмәт районының Габдрахман авылында үткән ярышлардан ике призлы урын яулап кайтты.
-
Чирмешәннән Ирина Латыйпова парашют белән сикерергә хыяллана
Йөгерү, йөзү, фитнес, велосипедта йөрү... Чирмешәндә яшәүче 52 яшьлек Ирина Латыйпова спортның күп төрләрен ярата һәм сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирә.
-
Чирмешәннең муниципаль хезмәткәрләре Болгардан яхшы хәбәр белән кайтты
Район муниципаль хезмәткәрләренең волейбол командасы Болгар шәһәрендә узган ярышларда кубок һәм дипломга ия булганнар.
-
Чирмешән стадионында йөгерү буенча ярышта 170 укучы катнашты
Ивашкино мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Татьяна Иванова узган атнада тагын бер Грамотага ия булды, йөгерү буенча ярышта 2007-2009 елда туганнар кызлардан финишка беренче килде.
-
Чирмешәндә узган “Милләтләр кроссы”нда 500ләп якташыбыз йөгерде
Район үзәгендә узган “Милләтләр кроссы – 2021” массакүләм спорт чарасында Ульяновка авыл җирлеге спортчылары иң күп призлы урыннарны яуладылар.
-
Чирмешәндә автомобильләрдә узыштылар
Республика бәйрәме көннәрендә Чирмешәндә әллә ничә спорт чарасы узды.