Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Владимир Муськин Чирмешән районында кабат шахмат ярышлары иганәчесе булды

Яңа Элмәле мәктәбендә быел да авылдашлары Владимир Муськин ярдәме белән мәктәп укучылары арасында шахмат ярышлары узды.

Әлеге интеллектуаль уен бәйгесендә районның 12 мәктәбеннән 50дән артык укучы катнашты. Җиңүчеләргә иганәче әзерләгән медальләр, грамоталар һәм кубоклар тапшырдылар.

Бәйгедә Яңа Элмәле спортчыларына тиңнәр булмады, алар – команда зачетында беренче. Икенче урында – Чирмешән лицее, өченчедә – 2 нче Чирмешән мәктәбе. Лицейдан Илүсә Шәрифуллина һәм Булат Әхтәмов, Яңа Элмәле мәктәбеннән Мария Сергеева һәм Анатолий Митюковлар үз яшь категорияләрендә җиңүче булдылар.

-Бәйге иганәчесе Владимир Федоровичка без бик рәхмәтле, - диләр район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре. – Бу максатларга үзенең хәләл акчаларын кызганмый якташыбыз, яшь шахматчыларга үзара көчләрен сынарга мөмкинлек тудыра.

фото: мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев