Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә берәү ватсапта нахак хәбәрләр тараткан
16нан 22 июньгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 52 хәбәр кабул ителгән.
-
Абыйсының акчасын урлаган
Лагерка авылында яшәүче якташыбыз, банк картасыннан 40 мең сумга якын акчасы “югалгач”, бу, мөгаен, мошенниклар эшедер әле дип, полиция бүлегенә гариза яза.
-
Яңа Элмәле кешесе суд каршында җавап тотты
Яңа Элмәледә яшәүче ир-егет, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, Чирмешәннең җәмәгать суды каршында җавап тотты.
-
Чирмешән районында берәү, закон бозып, спиртлы эчемлек саткан
Район авылларының берсендә, закон бозып, спиртлы эчемлек сату факты ачыкланган. Хәзер бу хәл тикшерелә.
-
Иске Кадида мәчет янындагы коймаларны сүтеп киткәннәр
Иске Кади кешесе авылдагы элемтә бүлеге һәм мәчет биналары арасындагы коймаларны сүтеп алып китүләре хакында район полиция бүлегенә гариза язган.
-
Чирмешән остасы 70 мең сум акча белән “югалган”
Шентала станциясеннән бер хатын-кыз аш-су бүлмәсе гарнитуры ясау өчен үзеннән 70 мең сум акча алган чирмешәнлене җаваплылыкка тартуны сорап полициягә гариза язган. Мастер килешенгән эшнең берникадәрен генә башкарып, элемтәгә чыгудан туктаган.
-
Әккәрәй авылы кешесе икенче тапкыр исерек килеш эләккән
Чирмешән район судында, транспорт чарасы белән икенче тапкыр исерек хәлдә идарә итеп тоткарланган машина йортүчеләрнең эшләре еш карала.
-
Чирмешән юлларында бер атнада исерек хәлдә машина йөрткән өч кеше тоткарланган
28 апрельдән 4 майга кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 28 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда өч җинаять эше кузгатканнар, аларның барысы да урлау белән бәйле.
-
Интернет аша трактор алырга уйлаган Чирмешән кешесе акчасыз калган
Бер якташыбыз интернет аша мини-тракторлар сатучы компания хезмәткәре белән элемтәгә чыккан. Нәтиҗәдә, ул шактый акчасыннан колак каккан. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Чирмешәндә берәүне, ялган хәбәр язган өчен, җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр
14-20 апрель көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частенда 22 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда җинаять эшләре кузгатылмаган.
-
Иске Кади кешесе кредит компаниясеннән алган акчаны кайтарырга ашыкмый
31 марттан 6 апрельгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 33 хәбәр кабул ителгән.
-
Чирмешән егете суд каршында җавап тотты
Район үзәгендә яшәүче ир-егет, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, Чирмешәннең җәмәгать суды каршында җавап тотты.
-
Чирмешән кешесенең дүрт мең сум акчасын урлаганнар
Чирмешән кешесе, кесә телефоны кулланып, дүрт мең сум акчасын урлаган билгесез кешене җаваплылыкка тартуны сорап гариза язган.
-
Чирмешән районы кешесе кредитка алган акчаны кайтарудан баш тарта
Лашманда яшәүче берәү микрофинанс оешмасыннан акча алган булган, хәзер инде шушы бурычын кайтарасы килми. Бу эш буенча тикшерү бара.
-
Чирмешән судында наркотик кулланучыга карата карар чыгарылган
Район судында Әлмәттә туып үскән ир-егеткә карата гаепләү карары чыгарылган, аның бер елга иреген чикләгәннәр.