Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы кешесе кредитка алган акчаны кайтарудан баш тарта

Лашманда яшәүче берәү микрофинанс оешмасыннан акча алган булган, хәзер инде шушы бурычын кайтарасы килми. Бу эш буенча тикшерү бара.

17-23 мартта район полиция бүлегенең кизү частенда 45 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда өч җинаять эше кузгатканнар. Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан ике административ беркетмә төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән дүрт юлтранспорт һәлакәте булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 51 фактын ачыклаганнар.

Югары Кармалка авылында яшәүче ханым, аңа кул күтәргән һәм үтерү белән янаган кешене җаваплылыкка тартуны сорый. Иске Кади авылындагы ир-ат, аның туганы янына билгесез бер ханым килеп, пенсиясен алып китүе турында хәбәр иткән. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев