Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Иске Кади фермасыннан тәрәзәләр урлаганнар
Иске Кади авылындагы ферма бинасыннан тәрәзләр һәм улаклар урлаганнар. Лашманда яшәүче ханым, йөк ташыган өчен акча түләмәгән эшмәкәрне җинаять җаваплылыкка тартуны сорап гариза язган. Бу эшләр буенча тикшерү бара.
-
Чирмешәндә яшәүче эшмәкәр сүзендә тормаган
Чирмешәндә яшәүче берәү күп фатирлы йорт подъездында сүгенгән исеректән зарланган.
-
Чирмешән районы судында исерек килеш икенче тапкыр “эләккән” шоферлар эше караганнар
Чирмешән район һәм җәмәгать судларында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итеп тоткарланган машина йортүчеләрнең эшләре еш карала. Ни кызганыч, биредә аек булмаган хәлдә руль артына икенче тапкыр утыручыларга да карарларны еш чыгаралар.
-
Чирмешән районында, әнисе улын яклап, полициядән ярдәм сораган
Әккәрәй авылында яшәүче хатын-кыз, улына кул күтәргән бер укучыны җаваплылыкка тартуны сорап, полициягә гариза язган.
-
Чирмешән районында бер атнада дүрт җинаять эше кузгатылган
29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 66 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда дүрт җинаять эше кузгатканнар.
-
Чирмешәндә берәүнең казлары югалган
Район үзәгендә яшәүче бер хатын-кыз полициягә алты баш казы югалуы хакында хәбәр иткән.
-
Чирмешән районында соңгы атнада урлашулар ешайган
“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятенең җәйге лагереннан 6 айлык ике бозау югалган.
-
Иске Үтәмеш кешесе теркәлү кагыйдәләрен бозган өчен ирегеннән мәхрүм ителгән
Чирмешән район суды элек тә җаваплылыкка тартылган хатын-кызга карата хөкем карары чыгара.
-
Чирмешән районына кунакка кайткан кешенең телефонын урлаганнар
Җәйнең матур көнендә берәү Бәркәтә авылына кунакка килә. Дөрес, кайсы көн булганын ул төгәл хәтерләми, чөнки алкоголь эчемлек кулланган була. Шул сәбәпле тиздән ир-ат йокыга да тала.
-
Исерек әти-әнигә штраф салдылар
Балаларына дөрес тәрбия бирмәгән ата-аналар еш кына үзләренең хаклы икәнлекләрен, аек тормыш алып баруларын расларга маташалар. Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә, балалар иминлеген кайгыртып, шундый әти-әниләр арасында тәрбия эшләре алып барырга туры килә.
-
Ата кеше алимент түләүдән баш тарта
Район суды балигъ булмаган баласы өчен алимент түләүдән баш тарткан 24 яшьлек ир-егеткә карата хөкем карары чыгарган.
-
Түбән Кәминкә табиблык амбулаториясенең тәрәзәсен һәм ишеген ватканнар
Яңа Элмәледә яшәүче бер ханымга үтерү белән янаганнар. Түбән Кәминкәдә буш торучы, элеккеге табиблык амбулаториясенә тәрәзә ватып кергәннәр һәм бүлмәара ишеккә дә зыян салганнар. Бу эшләр буенча тикшерү бара.
-
Чирмешән районында июньдә туйлар еш булган
Июнь туйларга бай булган – район ЗАГС бүлеге бу айда 9 парның никахын теркәгән.
-
Чирмешән районында нефть чыганагында кабель югалган
Иске Сережкино авылында берәүнең мотоблогын урлаганнар. Чирмешәндә яшәүче ир-егет үзен кыйнаган авылдашын җаваплылыкка тартуны сорап гариза язган. Туймәт янындагы нефть чыганагыннан кабель югалган. Бу эшләр буенча тикшерү бара.
-
Чирмешән районында кырда югалган телефонны урлаганнар
Ульяновка кешесе кырда югалткан кесә телефонын урлаган билгесез кешене җаваплылыкка тартуны сорап гариза язган. Бер ай элек кенә сатып алган телефонның чехолында шулай ук ике банк картасы да була.