Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән кешесенең дүрт мең сум акчасын урлаганнар

Чирмешән кешесе, кесә телефоны кулланып, дүрт мең сум акчасын урлаган билгесез кешене җаваплылыкка тартуны сорап гариза язган.

24-30 мартта район полиция бүлегенең кизү частенда 32 хәбәр кабул ителгән.

Полициянең участок уполномоченныйлары бер административ беркетмә төзегәннәр. Бу чорда дүрт җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында матди зыян белән дүрт юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк.

Гомумән, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 46 очрагы теркәлгән, бер машина йөртүчегә автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Участок уполномоченные Югары Кармалка авылында яшәүче ике кеше арасында низаг чыгуы турында хәбәр иткән. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X