Татарстанда төнге БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә матәм игълан ителде
Республикада

Татарстанда төнге БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә матәм игълан ителде

Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде.

-Түбән Камага дошманның күп санлы БПЛАлары һөҗүм иткәннән соң, корбаннар бар. Шуңа күрә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада матәм игълан ителде», — дип хәбәр итте Галимова.

Исегезгә төшерәбез, бүген республика БПЛА һөҗүменә дучар булды. Түбән Камага массакүләм һөҗүм ясалды. Һәлак булучылар бар.

Фото: Кадрия Гамирова


Нет комментариев